Җәй - әйбәт вакыт. Бигрәк тә балалар өчен. Нәкъ менә җәй көне күп йөрергә, яраткан эшең белән күбрәк шөгыльләнергә, яңасын белергә, кунакка йөрергә һәм кунаклар кабул итәргә була. Ә җәй көне күп кенә егетләребез әти-әниләре белән бергә сәяхәт иткәнлектән, безнең китапханәдә «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән бәйге старт алды. Бу бәйге турында игълан иткәч, күп кенә балалар үткән җәй хатирәләре турында һәм көз килеп җитү турында рәсемнәрен алып килә башладылар. Алар үзләренең барырга туры килгән урыннары турында тәэсирләрен дә сөйлиләр.