9 сентябрь - Бөтендөнья матурлык көне уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсендә "Үзегезгә матурлык бүләк итегез" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Күргәзмәдә матурлыкка дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең иҗат  җимешләре - китаплары куелды. Китап күргәзмәсе янында китап укучыларга әңгәмә уздырылды,  аларга матурлыкның нәрсә дә икәнлегенә аңлатма бирелде һәм шулай ук аларның фикерләре дә тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International