8 сентябрь көнне Теләченең үзәк стадионында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Олимп” яшьләр үзәге, ФОРПОСТ һәм районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль этабын уздырды. Укучылар үзара ГТОның йөгерү, тартылу, мылтыктан ату, снарядны ераклыкка ату һәм башка төрләрендә көч сынаштылар.
ГТО ның I – IV баскыч катнашучылары арасында җиңүче мәктәпләр:
1 урын – Теләче мәктәбе
2 урын – Олы Нырсы мәктәбе
3 урын – Шәдке мәктәбе
Укучылары V баскычта катнашып, җиңү яулаган мәктәпләр:
1 урын - Олы Нырсы мәктәбе
2урын – Олы Мәтәскә мәктәбе
3 урын – Шәдке мәктәбе
Барлык җиңүчеләргә медаль һәм дипломнар тапшырылды.