7 нче сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2018-2019 уку елынада балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча эшне оештыру ” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Габдулхакова Г.В. һәм мөдир урынбасары Сафина Е.В. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Район ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х  әти-әниләр алдында балалар травматзмын кисәтү турында доклад белән чыгыш ясады. Ул автокреслоны ничек сайларга кирәк булуы турында җентекләп сөйләде һәм өлкәннәрне һәрвакыт куркынычсызлык каешларын файдаланырга, моның белән кечкенә пассажирларга үрнәк күрсәтергә чакырды. Шулай ук киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде. Шафкать туташы Билалова Э.Х. әти- әниләр алдында   «Грипп һәм аны кисәтү» дигән темага чыгыш ясады. гомуми ата-аналар  җыелышында район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  буенча методисты Саетова А.Н да катнашты.

   Шулай ук балалар әти-әниләр алдында концерт номерларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International