Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә. Бу көннән республикада "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән айлык старт алды. 7 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия укучылар белән «Беслан вакыйгалары кабатланмасын» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга “экстремизм”, ”терроризм” төшенчәләрен аңлатты. Әңгәмә ахырында балаларга презентация күрсәтелде.