Мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының район киңәшмәсе.

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе  базасында  мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарларының   эшлекле киңәшмәсе узды.  Киңәшмәне район мәгариф бүлеге  җитәкчесе   Н.В. Карпова алып барды.   Киңәшмәдә үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү, дәүләт йомгаклау аттестациясе эше турында мәгълүмат бирелде.  Экстремизмга каршы эшне оештыру юллары турында полиция хезмәткәре И.Н. Зиннатуллин чыгыш ясады. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.  Карпова  йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International