Буген Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алды. Алар балаларга Теләче авылы турында сөйләделәр, аннан соң музей буенча экскурсия уздырдылар, балаларга музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге бирделәр. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, утүкләр, бишек  кызыксындырса,  малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады.  Экскурсиядән соң балалар тәрбиячеләр белән ял паркында булып, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган авылы тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International