Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Мин аеклыкны сайлыйм» дигән әңгәмә-дәрес үткәрелде.
Алкоголь һәм алкоголь белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш.
Чара барышында яшүсмерләр «алкогольгә тартылуда ничек каршы торырга? " "Халыкның шәхси аеклыгы илдәге алкогольне куллану белән бәйле хәлне ничек үзгәртә ала?" һәм "спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр.
Әлеге чараның максаты укучыларны алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.