Эчкечелек – замана чире, ләкин физик авыру гына түгел, ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән үк рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде.