Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, террорчылар гаебе белән йөзләрчә кеше һәлак булган һәм яраланган көн. Бу көнне Беслан фаҗигасе генә түгел, ә илебездә булган башка террорлык актлары корбаннарын да искә алалар.
10 сентябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Без Беслан турында хәтерлибез" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1128 кеше-балалар, ата-аналар, укытучылар-бандитларның мәктәпкә бәреп керүләре аркасында, Беслан шәһәрендә булган куркыныч фаҗига турында искә төшердек. Нәтиҗәдә 335 кеше һәлак булган, шуларның 186ы – балалар.
Мондый очрашулар яшьләрдә гражданлык позициясен тәрбияләү өчен җирлек тудырырга ярдәм итә.