Толстойның әсәрләрен яхшырак аңлар өчен, башта аның шәхси тормышы белән танышырга кирәк. Китапханәче Газизова Р.Ш. балаларга язучының әти-әнисе, аның сеңелләре һәм туганнары турында сөйләп үтте. Олы Мишә урта мәктәбенең рус теле укытучылары Хузина Г.Ш. һәм Миннебаева Г.Ш. Мария Николаевна - аның сеңлесенең көндәлегеннән өзекләр белән таныштырып киткәч балалар Лев Толстойның нинди тыныч, яхшы күңелле, бер катлы бала булып үскәнен аңладылар. Чара барышында берничә әсәре балалар белән кычкырып укылды. Укучылар укыган әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.