Бүген Лесной балалар бакчасында “Экстремизмга –юк!” ункөнлегенә йомгаклау булды.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Тәрбияче балаларга төрле сораулар бирде. Чит кеше белән аралашмаска, урамга әти-әниләрдән башка чыкмаска, таныш булмаган кеше кулыннан әйберләр алмаска, өйдә ялгыз калмаска һәм башка төрле кисәтүләрне балалар белә.

      Тәрбияче балаларга дөньялар тыныч булганда гына, без бәхетле, безгә яшәве рәхәт икәнен аңлатты. Террористлар бик куркыныч кешеләр, аларга каршы чараларны без дөрес куллана белергә тиеш, диде сүзен йомгаклап тәрбияче.

Әти-әниләр белән булган әңгәмәләр дә, безгә алга таба дөрес эшләргә булышачак. Гаилә һәм балалар бакчасы балаларны төрле куркынычлардан бергә сакларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International