Ата-аналар җыелышы үтте

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла. Яңа уку елы башында чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Әти- әниләрне ОГЭ, ЕГЭ үткәрү тәртибе, 2018/2019 нчы уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырдылар. Җыелышта балаларны кайнар аш белән тәэмин итү, укучыларның иминлеген саклау мәсьәләләре дә каралды.  Мәктәптә эшләп килүче ата-аналар комитеты эшчәнлегенә анализ ясалды, комитет членнары расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International