Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар, аның «Ана әкиятләре» китабындагы әкият геройлары белән таныштылар. Чара барышында А. Алишның "Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык", "Бикбатыр белән Биккуркак", "Ялкаулык - хурлык, тырышлык – зурлык", "Куян кызы", "Койрыклар"әкиятләре укылды.
Балалар укылган әкиятләр турындагы фикерләре белән уртаклашып – А. Алишның барлык әкиятләре безгә тормышта яхшылыкны, яманлыкны күрергә, хезмәт сөючән, өлкәннәрне яратырга һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга өйрәтә дигән фикерләрен җиткерделәр, өйдә уку өчен әкиятләрен алдылар.