14 сентябрь көнне Иске Җөри гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булып узды.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бу чарада башлангыч  сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре,  педагог- организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты. “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International