“Шигъри әкиятләр остасы".

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Шигъри әкиятләр остасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шакурова Г.М. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
  Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш - көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата - аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International