"Яран гөл" түгәрәге планын тормышка ашыру кысаларында, Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячесе Мухамадиева М.Ф. балалар белән болынга экскурсия оештырды.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Иң беренче тәрбияче балалар белән экскурсия вакытында үтәлергә тиешле табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Болынга килгәч балалар үләннәрне карадылар, чәчәкләрдән төркем бүлмәсен бизәү өчен  бәйләмнәр ясадылар, йорт хайванын күзәттеләр. Экскурсиядән балалар уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән тулып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International