20 сентябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында урта һәм югары сыйныф укучылары өчен «Наш мир без терроризма» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Аның максаты «терроризм» һәм «террорист» төшенчәләренә билгеләмә бирү, балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Әңгәмә барышында укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнде, куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге төшендерелде. Шулай ук дөрес булмаган адым ясауның аяныч нәтиҗәләргә китерүе әдәби геройлар мисалында аңлатылды. Ахырдан шушы темага кагылышлы берничә видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International