20 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. Укучылар тантаналы рәвештә Татарстан Варислары берлегенә кабул ителде. Бәйрәм барышында яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, үз көчләрен сынап карадылар. Югары сыйныф укучылары аларны оешманың уставы, кагыйдәләре белән таныштырды.