22 нче сентябрь көнне Казан каласында узган ярминкәдә шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән Теләче районы тәэмин итте.

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Алар составында Баландыш җирле үзидарәсе дә бар иде. Без халыкка кишер, чөгендер, суган, кызыл һәм кара миләш, балан, кабак, кабачки, йомырка, бал, кышка әзерләнгән банкалы салатлар, кайнатмалар, бәйләнгән башмак-носкилар һәм башка товарлар тәкъдим иттек. Шәһәр халкы без алып килгән әйберләрне бик теләп алды һәм икенче атнага тагын килегез дип чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International