22 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Заман афәтеннән ерак булыйк" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Китапханәче наркоманиянең зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар наркотик препаратларның зыяны турында  яктырткан «Җирнең бөтен төсләре –наркотикларга каршы»  дип исемләнгән тематик буклетларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International