Бу көннең максаты-ил эчендә дә, милләтләр арасында да тынычлыкны ныгыту. 21 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова мәдәният йорты директоры белән берлектә "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы, тыныч тормыш символы - ак күгәрченнәр турында, дөньяның бөтен кешелек өчен әһәмияте турында белделәр.