Атналык кысаларында 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча чара үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. Чарада гаилә иминлеген профилактикалау һәм балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Шакиров Ф. М., балигъ булмаганннар белән эшләүче комиссия саркатибе Ханафиева М.Ф. балалар алдында профилактик чыгыш ясадылар.