Бу ел фасылы,башкаларыннан үзенең алтын яфраклары,сихри матурлыгы белән аерылып тора.Көзге матурлыкны күреп күңел шатланса да,ул бераз гына моңсу да ел фасылы,чөнки тиздән көннәр суыта,яңгырлар башлана. Шушы ел фасылының матурлыгы,аның үзенчәлекле яклары белән таныштыру максатыннан Алан авылы китапханәчесе балалар бакчасы тәрбиячесе белән көзге табигатьтә экологик дәрес оештырдылар. Балалар белән көз һәм аның кеше тормышындагы урыны турында әңгәмә үткәрелде, белемнәрен ныгыту өчен көз сүрәтләнгән китап һәм журналлар тәкъдим ителде.