Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. 25 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм алды уңаеннан өлкәннәребез һәм тыл ветераннарының өйләренә барып күчтәнәч пакетлар тараттылар.