Нәтиҗәләр ясау церемониясе

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «Пирамида» күӊел ачу үзәгендә ПАО «Лукойл» тарафыннан оештырылган социаль һәм культура проектларыныӊ IX республика  Конкурсына нәтиҗәләр ясау церемониясендә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов, ПАО «ЛУКОЙЛ» президенты Вагит Алекперов һәм Татарстан Республикасы  дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.  Быелгы конкурс  комиссиясенә республиканыӊ 45 районыннан  610 гариза булып, шулардан 146 проект җиӊүчесе  дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International