Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Көзге кросста” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды