Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Олы Мишә урта мәктәбендә очрашу үтте. Теләче ДОСААФ җитәкчесе Нуртдинов Раис Рустамович балаларга Советлар Союзы Герое Виктор Талалихин турында мәгълүмат бирде. Укучылар видеофильм карап, очучы егет батырлыкларына сокландылар. Патриотик рухта үткән бу очрашу балалар өчен бик файдалы булды.