Һәр ел саен район балалар китапханәсе яңа укучылар кабул итә һәм алар өчен экскурсияләр оештыра.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

27 сентябрь көнне китапханәгә Теләче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары чакырылды. Биредә «Китаплар дөньясына рәхим итегез», «Яңа китаплар» китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Экскурсия барышында укучыларга: китапханә төшенчәсе, балалар китапханәсендә күпме китап саклануы, аларның нинди тәртиптә урнашуы турында сөйләнде. Китапханәләр тарихы белән таныштырылды. Кәгазь булмаганда кешеләр нәрсәгә язган, әле хәрефләр уйлап табылмаганда  нинди язу билгеләре кулланганнар, беренче славян алфавиты кайчан барлыкка килгән, «әлифба» сүзе нәрсәне аңлата, халык ни өчен Кирилл һәм Мефодий исемле миссионерларны изгеләштерә һәм башкалар турында аңлатып үтелде. Ахырдан «Китаплар дөньясына сәяхәт» исемле презентация һәм «Чебурашка мәктәпкә бара» мультипликацион фильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International