Файдалы очрашу.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

26 нче  сентябрьдә  Теләче урта мәктәбе укучылары  район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән очраштылар. Полиция хезмәткәрләре укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искә төшереп торсын өчен, балаларга көндәлекләр  дә тапшырдылар.  Укучылар  юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәрбез дип ышандырдылар. Полиция хезмәткәрләре үткәргән бу чара укучыларга бик ошады.  Юлларда бик сак булыйк, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International