Бу кешеләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Аларны пенсия белән тәэмин итү, медицина һәм социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хокук һәм ташламалар мәсьәләләре борчый. Әмма аларны йорт яны хуҗалыгы, консервацияләү, бәйләү буенча китаплар да кызыксындыра.
Бу максаттан без пенсионерларга өйдә хезмәт күрсәтүгә һәм китап сөючәнлеккә зур игътибар бирәбез. Хезмәт күрсәтү вакытында төрле тематика буенча әңгәмәләр үткәрәбез, китаплар алмашабыз һәм төрле мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүмат бирәбез.