Өлкәннәр көне

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, 27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендэ өлкәннәр көненә багышланган әдәби кичә уздырылды.Кичә укучыларның күңелле җырлары, матур биюләре,  шигырьләре  белән үрелеп барды. Өлкәннәргә укучылар кулы белән   эшләнгән стәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International