30 сентябрь көнне Баландыш мәдәният йортында “Чәчегезгә инде чал керсә дә, картаюны белми сезнең күңел!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Бәйрәм кичәсен авылыбызның җирле үзидарә башлыгы Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз һәм “Сәйлән” бию төркеме яшьләре чыгышлары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International