28-29 сентябрь көннәрендә Тәтеш шәһәрендә 2000-2001 нче елда туган егетләр арасында көрәш буенча Федерация Кубогына Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Барлыгы 32 команда, 300 спортчы катанашкан әлеге ярышларда  тренер Сафин А.З., команда вәкиле Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә  «Теләче» балалар спорт мәктәбе командасы да булып, 4 урын алып кайтты.

1 урында – Яр Чаллы

2 урында – Балтач

3 урында – Әлмәт

 Теләче командасы составында: Гәләветдинов Илмир – Олы Нырсы урта мәктәбе, Фәләхов Тәбрис, тренерлары Гыйниятов Р.М., Мәүлин Эмиль – Шәтке урта мәктәбе, тренер: Шәмсетдинов Р.М., Гыйниятуллин Ф.С., Камалиев Илхам, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, тренеры: Әскәров В.И., Хәбибуллин Мөхәммәт, Сәетов Алмаз – тренерлары Сафин А.З., Галимов Илгиз, Мөхәммәтҗанов Рамазан, Мөлеков Данир, тренерлары: Гыйниятуллин Ф.С.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International