Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бу көн-зирәк, хөрмәткә лаек, еллар буена чыдам һәм чыдамлылыкта сыналган – зур хәрефләр белән язылырга тиешле кешеләргә багышланган.
Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм! Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якын-тирәдәгеләрне  кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга рәхәтләнеп ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 30 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Бик бәхетле булсын сезнең гомерләрнең чуагы» дип аталган бәйрәм булып узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларны җырлар, шигырьләр, белән сөендерде. Яшь артистларның барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр, котлаулар һәм җырлар яңгырады. Бәйрәмнең дәвамы булып авыл җирлеге, китапханә белән берлектә әзерләнгән чәй эчертү каралды, анда кешеләр күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International