2 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, халыкара Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайларын чакырып “Гомер көзләрегез нурлы булсын” исемле бәйрәм үткәрде.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы  Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз чыгышлары өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International