Арча район мәдәният йорты сәхнәсендә сайлап алу комиссиясе татар, рус, башкорт, керәшен, удмурт һәм осетин концерт номерлары белән танышты. Катнашучыларның гомуми саны 250 кешедән артып китте.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сударушка" халык коллективы составында "безнең йорт Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә актив катнаштылар.