Хайваннар күпләрнең иң якын дусты, гаилә әгъзасы һәм тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора, ә балалар үсешендә алар психологик, иҗтимагый һәм биологик яктан мөһим роль уйнарга мөмкин. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без китап укучыларга хайваннар турында кайгыртырга, алар өчен җаваплылык тотарга кирәклеген аңлатырга теләдек.