Казаклар авылы китапханәсендә 2008 елдан өлкәннәр өчен “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе эшләп килә.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен яшь буынга тапшыру өстендә эш алып бара. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә  калмый. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз, күңелле әңгәмәләр корабыз, бергәләп кул эшләре эшлибез. Бүгенге очрашуыбызда берләшмәнең иң актив әгъзәсе  булган Гәмбәрия Нигъмәтҗанованың 70 яшьлек юбилеен үткәрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International