Теләче 2нче балалар бакчасында хезмәт куйган ветераннарга багышлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары эзерләделәр һәм Г.Камалның “Беренче театр” исемле комедиясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бакча мөдире Ф.Ф. Хәсәншина ветераннарыбызны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.