Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүенең кирәклеге, профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле роль уйнавы һәм профессионалның төрлелеге (укытучы -профессионал психолог, укытучы - профессионал актер һ.б) турында сөйләде. Кем булырга икәнлеге турында уйлана башлагач, һәр һөнәрнең кешегә карата үз таләпләре булуын онытмаска кирәк. Укытучы һөнәре күңелнең зирәклеген һәм яшьлеген, креативлыгын һәм гаять зур энергияне, изгелек һәм таләпчәнлекне үз эченә ала.