Укытучылар аерым гражданлык миссиясен башкаралар-яшь буынны тәрбиялиләр. Һәр мәктәпнең нигезендә, аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм новаторлыгы ята.
Укытучылар көне-иң яраткан һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне укытучылар үз тәрбияләнүчеләреннән котлаулар кабул итәләр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр итәләр, концертлар оештыралар, матур стена газеталары ясыйлар.
Мәдәният хезмәткәрләре, балалар, авыл халкы, әлеге матур бәйрәмгә багышланган бәйрәм концертында авылда яшәүче укытучыларны котладылар.