5-7 октябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә “ПАРАД ПАМЯТИ” патриотик проектының йомгаклау этабы узды.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Чарада Теләче районыннан Ханафиева Миләүшә Фәниль кызы белән Хаҗиәхмәтова Зөлфия Илһам кызы катнаштылар. Проетның максаты яшьләрдә патриотизм сыйфатларын формалаштыру, үткән тарихыбызга, традицияләребезгә һәм туган җиребезгә хөрмәт тәрбияләү булып тора. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар арасында безнең Миләүшә Ханафиева да бар һәм алар 7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында Самара шәһәрендә узачак “Хәтер Парад”ында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International