Теләче 2нче балалар бакчасында һәр елны Өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә кергән.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт,  ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.

  Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тырышлыгы белән әзерләнгән  “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!”  дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, оныклары белән бергә күңел ачып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International