“Байтик” лагеренда 5- 7 октябрь көннәрендә “Туган як экологиясе” диеп аталган конкурсның финал этабы булып узды.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Үз проектлары белән Казаннан һәм республика районнарыннан килкән командалар көч сынашты.  Оештыручылар кызыклы шәхесләрне дә кунак итеп чакырганнар иде. Алар арасында су астын өйрәнү экспедициясе вәкилләре, альпинистлар бар иде. Алар үз эшләре турында бик кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Алты команда арасында безнең бакча коллективы  “Үз туган ягыңны ярат, бел, сакла” проекты белән беренче урынга лаек дип табылды. Һәм Санкт-Петербург шәһәренә юллама белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International