Укытучылар көне уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне үтте. Бу көнне укучылар белем һәм тәрбия бирү эшен үзләре оештырды. Бәйрәм иртәсе мөгаллимнәрне бәйрәм белән котлаудан башланды. ”Рәхмәт сиңа, Укытучым!” дип аталучы әдәби-монтаж аша укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. 10-11 нче сыйныф укучылары дәресләр укыттылар. Үзидарә көне укучыларда мөстәкыйльлелек, җаваплылык сыйфатлары тәрбияли.