8 октябрь көнне Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантаналы чарада районыбызның мәгариф системасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, аеруча зур уңышларга ирешкән бик күп мөгалимнәрне хөрмәтләделәр, бүләкләделәр. Бәйрәмдә алар адресына котлау сүзләре еш яңгырады.
Бүләкләнүчеләр арасында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы рус теле буенча тәрбиячесе Сабирзянова Л.Р. да бар иде, аңа район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.