Укытучылар көне - көзге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

2018 елның 12 октябре, җомга

Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне - гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Бар гомерне җитәр яктыртырга сез кабызган утның яктысы” исеме белән укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Чөнки, укучыларыннан котлау кабул итү- һәр укытучы өчен олы дәрәҗә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International