11 нче октябрь көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

2018 елның 12 октябре, җомга

Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович алып барды.

 

Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган мәсьәләләрдән:

1) Теләче муниципаль район Советының 2017 нче елның 19 нчы декабрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2018 нче елга һәм 2019-2020 нче еллар план чорына  бюджеты турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында .

 

2) Теләче муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар үткәрүче вәкәләтле орган турында.

        

Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. - ларчыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International