10нчы октябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л. А. Питрәч авылының «Бәләкәч»балалар бакчасы базасында узган «ХХI гасыр шәхесе: заманча педагогик технологияләр» мәктәпкәчә балалар педагогикасы һәм психологиясенә багышланган Халыкара белем бирү форумы кысаларында узган, «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында музыкаль тәрбияне тормышка ашыруда дифференциацион якын килү» тематик мәйданчыгы эшендә катнашты. Бу чарага Сербиянең Психологлар ассоциациясе вәкиле, Сербиянең мәгариф советы әгъзасы (Белград шәһәре) Весна Яневич-Попович чакырулы иде .Ул тематик мәйданчык эшендә катнашкан педагогларга «Сәнгать очрашуы» исемле мастер-класс күрсәтте.